news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак

Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башланачак.

Татарстан Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак
архив/Султан Исхаков

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Республикасы Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак. Егетләрнең беренче партиясе хәрби частьләргә 21 майда кузгалачак, дип белдерде Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин.

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар республика җыелма пунктына 18 майда килә башлады. Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башланачак. Татарстан язгы чакырылышта Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озата», - дип искәртте Погодин.

Ул билгеләп үткәнчә, язгы чакырылыш уңаеннан киң колачлы әзерлек эшләре үткәрелгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Хәрби частьләргә килү белән барлык егетләрне дә ике атналык карантин көтә, бары тик шуннан соң гына алар яшь сугышчы курсын үтә башлаячак.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстаннан хәрби хезмәткә 3 меңнән артык кеше озатылачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100