news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ»да VI «Нәүрүз» фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була

Конференция иртәгә, 20 май көнне, 11.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 май көнне, 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында VI «Нәүрүз» Халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумына багышланган матбугат конференциясе була.

Чарада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, «Нәүрүз» фестиваль-форумының сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, «Нәүрүз» фестиваль-форумы башкарма директоры Илфир Якупов һәм «Нәүрүз» фестиваль-форумының программа директоры Гөлшат Фәттахова катнаша.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100