Мамадыш районында М7 трассасы буенча хәрәкәт ябылган

Һәлакәт трассаның 937нче километрында булды.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Мамадыш районында М7 буенча хәрәкәт ике фура белән булган һәлакәт аркасында ябылган. Бу хакта «Волго-Вятск юллар идарәсе» җәмәгатьчелек белән элемтә белгече хәбәр итте.

Мәскәү-Уфа трассасының 937нче  километрында ике зур йөк машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, Чаллы ягына автомобиль юлы буенча хәрәкәт чикләнә. Хәзерге вакытта хәрәкәт каршы як полосада оештырылган, – дип хәбәр иттеләр Россия юллар хезмәтендә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрнең берсе зыян күргән. Ирне баш мие селкенүгә шик белән хастаханәгә озаталар.