Фәрит Мөхәммәтшин: “Журналистлар һәрвакыт дәүләтнең кайгыртуын сизәргә тиеш”

Бүген парламент башлыгы, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында, республика җитәкчелеге һәм Дәүләт Советы исеменнән каләм осталарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшинның 19 май - Татарстан матбугат көне уңаеннан журналистлар белән очрашып сөйләшүе матур традициягә әйләнде. Бүген дә парламент башлыгы, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында, республика җитәкчелеге һәм Дәүләт Советы исеменнән каләм осталарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Дәүләт Советында сезнең белән очрашу безнең өчен дә бәйрәм”, - диде Ф. Мөхәммәтшин.

Спикер очрашуның башында кичә ТР Президентының “Татмедиа” агентлыгын Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы итеп үзгәртеп кору турындагы Указы чыгуын хәбәр итеп, агентлык җитәкчесе Марат Моратовны котлады. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзер агентлыкка зур хокуклар һәм вазыйфалар йөкләнә, республиканың медиа җирлегендәге вәзгыять өчен җаваплылыгы арта. “Минемчә, бу – әһәмиятле вакыйга. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары, җыелган тәҗрибәне исәпкә алып, үсәр һәм камилләшер дип өметләнергә мөмкинлек бирә”, - диде спикер.

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, алга таба журналистлар корпусы белән эшләүнең юлларын камилләштерү зарур. “Журналистлар һәрвакыт дәүләтнең – кайгыртуын, игътибарын һәм җәмгыять тарафыннан булган ихтыяҗны сизәргә тиеш”, - диде ул. Спикер кичә “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре өчен “Ачык ишекләр көне” уздырылганын һәм республиканың закон чыгару органының ачыклыгы сайлаучыларына кулай булуын билгеләп үтте.

Спикер Татарстанның медиа җирлегенә күзәтү ясап, бүгенге көндә 1292 массаккүләм мәгълүмат чарасы теркәлгәнен, аның 968е басма матбугат чарасы булуын билгеләп үтте . “Республиканың 1000 кешесенә дүрт йөздән артык вакытлы матбугат туры килә. Бу – сезнең журналны һәм газетаны кызыклы һәм эчтәлекле итүдәге хезмәтегез һәм халыкның белем дәрәҗәсе турында сөйли”, - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада милли телләрдә вакытлы матбугатның басылуын искәртеп, бүгенге көндә татар телендә 112 газет һәм 28 журнал, чуваш телендә – 5 газета, удмурт телендә бер газета чыгуын хәбәр итте. “Милли телләрдә чыгучы матбагаларның саны үсмәде, узган елдагы кебек калды. Без аларга ярдәм итәбез һәм бу республика халкы тарафыннан аңлау таба”, - диде спикер.

“Татмедиа” зур компаниягә әйләнде. Аның республика буенча 90 филиалы бар. Ул 140 массакүләм мәгълүмат чарасы белән җитәкчелек итә. Аларның гомуми тиражы 464 мең 920 данәгә җитә. Бу саннар бездә алыштыргысыз белән шөгыльләнүче кешеләрнең бик зур армиясе барлыгын күрсәтә. Бәлки без кайвакытта тиешенчә бәяләп тә бетерә алмыйбыздыр”, - дип белдерде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көндә җәмәгатьчелек фикерен “дүртенче хакимият” дип билгеләп үтеп, массакүләм мәгълүмат чараларын дәүләт хакимияте белән җәмәгатьчелек фикере арасындагы уңай, тәнкыйди һәм агымдагы мәгълүматны җиткерү механизмы икәнлеген белдерде.

Спикер массакүләм мәгълүмат чараларының бүгенге шартлардагы ролен билгеләп: “Сезгә 2009 елда уздырылган сайлау компаниясе өчен рәхмәт белдерәсем килә. Финанс кризисы шартларында андый сайлауларны уздыру җиңелдән булмады. Без – партия - өлгергәнлеккә имтихан бирдек. Журналистлар корпусы да үз сынавын тапшырды”, - дип ассызыклап үтте.

Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук гамәлгә куючылары дәүләт хакимияте органнары булган “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары алдында яңа бурычлар торуын, аларның эчтәлеген яхшырту белән бер үк вакытта, матбагаларын тарату мәсьәләсен җайга салырга кирәклеген белдерде. Парламент башлыгы газеталарда яңалыклар гына түгел, аналитик характердагы, халык күңелен борчыган, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәрдәй язмалар күрергә теләвен, алардагы күтәрелгән мәсьәләләр турында хакимият ишетерлек булсын, дип теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында журналистларны әзерләү һәм аларның белемнәрен камилләштерү проблемасын да күтәреп чыкты. Ул бу проблеманың үзен бик борчуын, журналистларны эшкә өйрәтү юлларын барларга чакырды.

ТРның “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, республика җитәкчелегенә массакүләм мәгълүмат чараларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан матбугатын халыкара аренада таныту буенча алып барылган эшләр белән таныштырды, журналистлар өчен даими рәвештә семинарлар уздырылып торуын хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова, каләм әһелләрен бәйрәм белән котлап, журналистларны тәнкыйди һәм нәтиҗә китерә торган материаллар әзерләргә чакырды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә конкрет карарлар кабул итәрлек мондый язмалар бик сирәк. “Хәзерге вакытта массакүләм мәгълүмат чараларының тышкы дизайны бик матурайды, аларның эчтәлеге заман таләпләренә җывап бирерлек булсын”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәшин, бүгенге очрашуны йомгаклап, тәнкыйди материллар аша теге яки бу проблеманың чишелешен табарга мөмкин булуын, шул вакытта матбагаларның тиражы һәм халыкның журналистларга ышанычы да артачагын ассызыклап үтте.