news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хакимияте интернетта яңача эшли башлаячак

«Диалог» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры урынбасары Владимир Табак Татарстанның гражданнар белән интернет-коммуникацияне үстерүдәге уңышларын югары бәяләде.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Халык белән актив һәм ачык диалог Татарстан хакимиятенә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өстендә даими эшләргә мөмкинлек бирә.

«Татарстан Президенты халык белән кире элемтә мәсьәләләренә һәрвакыт зур игътибар бирә. Бу халыкның барлык ихтыяҗларын оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә, димәк, һәр татарстанлының тормыш сыйфатын даими рәвештә һәм системалы яхшыртырга мөмкинлек бирә», — диде «Интернетта хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлеге» белем бирү марафоны ачылышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

«Диалог» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры урынбасары Владимир Табак Татарстанның гражданнар белән интернет-коммуникацияне үстерүдәге уңышларын югары бәяләде.

«Татарстан тәҗрибәсе безнең өчен Россиянең башка субъектларында кире элемтә булдыру өчен эш алып барганда таяну өчен нигез булды. Республика безнең өчен — илнең башка төбәкләре белән үзенең иң яхшы тәҗрибәсен уртаклашырга әзер булган мөһим һәм әһәмиятле партнер», — диде Владимир Табак.

Республика халкы белән аралашу максималь нәтиҗәле булсын өчен, Татарстан хакимияте даими рәвештә гамәлдәге элемтә мәйданчыкларын, шул исәптән «Халык контроле» системасын даими заманчалаштыра һәм яхшырта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100