news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә «Үлемсез полк» акциясе 24 июньгә күчерелде

Чара онлайн-форматта 9 майда узачак.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Ел саен Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясен санитар-эпидемиологик хәл аркасында 24 июньгә күчерделәр. Чара онлайн-форматта 9 майда узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә «Россиянең Үлемсез полкы» Гомумроссия гражданлык-патриотик хәрәкәтенең Үзәк штабы рәистәше Елена Цунаева сөйләде.

«Без санитар-эпидемиология вазгыяте үзгәрер дип өметләнәбез һәм “Үлемсез полк”ны үткәрә алачакбыз. Акцияне 24 июньдә үткәрүгә исәп тотабыз», - диде спикер.

Ул бу көннең символик рәвештә сайланганлыгын әйтте. 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда хәрби парад узганын искә төшерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100