news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркы филләре Кырым паркына урнаштырылды

Хайваннар кырык елдан артык бөтен дөнья буйлап тамаша куеп йөргән.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казан циркының филләре Кырымда «Тайган» арысланнар паркына китерелде. Дженни белән Магда махсус җиһазланган читлектә яшәячәк. Ике филне илтеп урнаштыру турында парк директоры Олег Зубков YouTube та үз каналында хәбәр итте.

«Хайваннар кырык елдан артык бөтен дөнья буйлап тамаша куеп йөргән, шул сәбәпле, психик сәламәтлекләре какшаган», — дип сөйли интернет кулланучыларга ир-ат.

Зубков филләргә паркта ошаячагына һәм психик хәлатләре нормальләшүгә ышанычын белдерде. Киресенчә булган очракта, аларны аерып ябарга туры киләчәк.

«Бу филләр белән 22 ел йөргән дрессировщик „Тайган“ арысланнар паркындагы фил читлеген күреп, югары бәя бирде», — дип сөйләде парк директоры.

Март азагында, Казан циркында ике фил катнашындагы тамашада бер хайван икенчесе өстенә ауды һәм аны да аяктан еккан иде. Бу хәлдән соң филләрнең берсе эшчегә һөҗүм итүе турында да хәбәр ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100