news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

21 апрельдә Роспотребнадзор Татарстан эшмәкәрләренең сорауларына җавап бирәчәк

Кызыксындырган сорауларны 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин булачак.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»).Татарстан эшмәкәрләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләреннән түләүсез консультация ала алачак. Республикада чираттагы Бердәм ачык ишекләр көне 21 апрельдә узачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Кызыксындырган сорауларны 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин булачак. Казанлыларга катнашу өчен 238-36-32 һәм 238-18-41 номерлары буенча алдан теркәлү узарга кирәк, гаризаны 19-20 апрельдә калдырырга мөмкин. Идарәнең территориаль бүлекләре телефоннарын Роспотребнадзорның ТР сайтында карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100