Түбән Кама Ветераннар советы 40 еллык юбилеен билгеләп үтә

Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннары советын төзү турында карар 1980 елның 17 апрелендә кабул ителә.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Түбән Кама муниципаль районы Ветераннар советы 40 еллык юбилеен билгеләп үтә. Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннары советын төзү турында карар 1980 елның 17 апрелендә кабул ителә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Нәкъ менә шул көнне Түбән Кама Башкарма комитеты оешма булдыру турында карар кабул итә. Ветераннар оешмага нигез салган, без бүген дәвам итәбез. Ветераннар советы алдында яшь буынны тәрбияләү һәм өлкән буын мәнфәгатьләрен яклау бурычы торды. Ул әле дә шулай кала», — диде Түбән Кама муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов.

Түбән Кама Ветераннар советы барлык гомумшәһәр һәм район чараларында актив катнаша, Түбән Кама өлкән буыны вәкилләренә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә булыша, хәрби-патриотик юнәлештә зур эш алып бара.

Олы яшьтә булуларына карамастан, безнең ветераннар һәрвакыт сафта һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.