news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталиядән Казанга рейс 21 апрельгә билгеләнгән

SVR363 рейсы белән Казанда һәм Идел буе федераль округында яшәүчеләр кайта ала.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Төркиянең Анталия шәһәреннән Казанга рейс якынча 21 апрельгә билгеләнгән. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Анталия — Казан SVR363 рейсының очышы 2020 елның 21 апреленә, җирле вакыт белән 14.00 сәгатькә планлаштырылган», диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу рейс белән Казанда һәм Идел буе федераль округында яшәүчеләр генә кайта ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot