Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ОСАГО һәм касконы берләштерергә тәкъдим иттеләр
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге идеяне кызыклы дип тапкан.
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). ОСАГО һәм каско полисларын берләштерү автоиминиятләштерүне тагын да үтемлерәк һәм ачыграк итәчәк, әмма бу идеяне гамәлгә ашыру өчен берничә ел кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Лысаков фикеренчә, автомобиль хуҗалары өчен мәҗбүри «автогражданка» һәм ирекле касконы берләштергән ниндидер универсаль полис булдыру ихтималы да юк түгел. Шул ук вакытта, мондый полисның бәясе ОСАГО һәм касконың гомуми бәясеннән кимрәк булырга тиеш дип күзаллана.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге идеяне кызыклы дип тапкан һәм бу юнәлештә эшләргә тәкъдим иткән. «Барыннан да элек, закон тарафыннан каршылыклар килеп чыкмавын ачыкларга кирәк», - дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз