news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама җирле иҗтимагый үзидарәләре 6 миллион сумлык грантка ия булды

Акча йорт яннарын төзекләндерүгә, активистларны - микрорайоннарның җәмәгатьчеләрен бүләкләүгә һәм төрле чаралар үткәрүгә тотылачак.

(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Түбән Кама һәм Кама Аланы җирле үзидарә рәисләре республика грантлар конкурсында катнашты. Алар откан гомуми сумма 6 420 000 сум тәшкил итте.

Акча йорт яннарын төзекләндерүгә, активистларны - микрорайоннарның җәмәгатьчеләрен бүләкләүгә һәм төрле чаралар үткәрүгә тотылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Җирле иҗтимагый үзидарәләр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшчәнлек, төзекләндерү эше, хокук бозуларны кисәтү белән шөгыльләнә, мәдәни-массакүләм чаралар үткәрә, вакцинациядә ярдәм итәләр, авыруларга дарулар китерәләр, башкарма хакимият белән очрашулар оештыралар, сайлауларда һәм халык санын алуда катнашалар, микрорайоннарда депутат кабул итүләре оештыралар», - ди белгечләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100