Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күп функцияле үзәкләрдә никахны теркәү өчен гаризалар башка кабул ителми
Республикада яшәүчеләр документларны Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенә генә тапшыра алалар.
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә никахны теркәү турында гаризалар кабул итү туктатылды.
ТР Министрлар Кабинетының Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе карары нигезендә, республикада яшәүчеләр никах теркәү һәм аны өзү турында гаризаны бары тик Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе бүлегенә генә бирә алалар. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Моңа кадәр, гаиләләрен рәсмиләштерергә теләгән татарстанлылар күп функцияле үзәк аша гариза бирә ала иде. Ул Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең билгеле бер бүлегенә тапшырылды һәм аның хезмәткәрләре тантаналы процедураның датасын билгеләү өчен гариза бирүче белән элемтәгә керделәр.
Әлеге хезмәт күп функцияле үзәкләрдә популяр хезмәт булмады — 2021 елда аннан меңнән артык кеше файдаланган, диелә бу хәбәрдә.
Күп функцияле үзәккә гражданнар хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында таныклыкларны кабат бирү өчен мөрәҗәгать итү мөмкинлеге кала. Өстәвенә, таныклыкның дубликатын, мәсәлән, туу, үлем, исемне үзгәртү турында мәгълүматны Россия территориясендәге Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенең теләсә кайсы бүлегендә соратып алырга була.
Бу гражданнар хәле актларын теркәүнең бердәм дәүләт реестрын ясау сәбәпле мөмкин булды, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз