news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә Донбасстан күченеп кайткан күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтелде

Активистлар Әгерҗе халкына рәхмәт белдерде

Әгерҗедә Донбасстан күченеп кайткан күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтелде
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 19 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» бөтенроссия акциясе кысаларында Әгерҗенең «Авангард» яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм активистлары ДНРдан Иж-Бубый авылына күченеп кайткан гаиләгә гуманитар ярдәм күрсәтте.

Кичә активистлар Донбасстан Әгерҗе районына күченгән күпбалалы гаиләнең хәлен белде. Исегезгә төшерәбез, гаиләдә 13, 12, 10 һәм 9 яшьлек дүрт бала тәрбияләнә.

Элегрәк «Әгерҗе хәбәрләре» әлеге гаиләгә «Бердәм Россия» партиясенең Әгерҗе җирле бүлеге Яшь гвардиясе ярдәме белән гуманитар ярдәм күрсәтелде, дип язган иде.

Активистлар барлык битараф булмаган Әгерҗе халкына ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100