news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясе башланды

Шәһәр халкын наркотиклар сату яки аларны куллану фактлары турында полициягә хәбәр итәргә чакыралар.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанңа «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» гомумроссия акциясенең беренче этабы башланды. Ул 26 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Профилактик чара наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга, наркотикларга бәйле затларга квалификацияле ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, наркотиклар сату яки аларны медицина булмаган куллану фактлары турында полициягә +7(843)291-48-21 (дежур часть), +7(843)291-20-02 (ТР буенча эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны), 02 (020 мобиль телефон, 052 (аноним) телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot