news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче халыкара олимпиадада беренче урын алган

Николай олимпиаданың барлык сорауларына да җавап биргән һәм «Кинусайга» техникасында картина ясаган.

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче халыкара олимпиадада беренче урын алган
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче Николай Постнов декоратив-гамәли иҗат буенча «Яшь осталар йолдызлыгы» V Халыкара олимпиадасының беренче дәрәҗә лауреаты булды.

Олимпиада биремнәре ике өлештән торган: теоретик һәм гамәли. Теоретик өлеш — Россия территориясендә халык һөнәрчелеге тарихы, гамәли өлеш декоратив-гамәли эшләнмә ясау мәсьәләләренә багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Николай олимпиаданың барлык сорауларына да җавап биргән һәм «Кинусайга» техникасында картина ясаган.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Николай I дәрәҗә лауреат дипломы, ә балалар йорты педагогы Светлана Абдуллина оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100