news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры артистлары коронавирустан прививка ясатты

Башта артистларның антитәнчекләрен тикшерделәр, аннары терапевт кабул итте.

Камал театры артистлары коронавирустан прививка ясатты
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Камал театры артистлары Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә коронавирустан прививка ясатты. Иң элек, артистларның антитәнчекләрен тикшерделәр. Аннары терапевт кабул итте.

Мәрьям Йосыповага 54 яшь, коронавирус белән авырмаганын әйтте. 

«Бер дә авырыйсым килми, шуңа вакцинация кирәктер дип ышанып килдем. Алай икеләнүләр булмады. Безнең вакцинаны ышанычлы дип сөйлиләр. Халыкта инде төрле сүзләр бар, уйдырмалар да күп. Мин үзем ышанам», — дип сөйләде.

Әзһәр Шакиров 82 нче яшь белән бара. «Театрда шактый кеше эшләтте. Яхшы чыгар дигән ышаныч бар. Без кешеләр белән аралашабыз бит, өйдә генә ятмыйбыз. Шуңа күрә эшләргә кирәк дип уйлыйм. Үзеңне уйламасаң, башкалар турында булса да уйларга кирәк. Безнең вакцина начар булса, чит илдә сатып алмаслар иде», — ди ул.

Ул, шулай ук, апасының яман шеш белән авырган улы ковид йоктырып үлеп киткәнен әйтте.

Наилә Гәрәевага 80 яшь. «Улым, 27 яшьлек оныгым авырды. Улым җиңелчә кичерде, оныгымныкы авыррак булды. Без аралашмаска тырышабыз. Күмәк спектакльләрдән дә безне инде алдылар. Гел изоляциядә булу туйдырды. Икеләнеп йөргәндә, улым „эшләргә кирәк, әни“ дип әйтте», — дип сөйләде Наилә апа.

Артистларга прививкадан соң сакланырга, салкын тидермәскә тырышырга киңәш иттеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100