Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанлылар тимер юл билетлары өчен акчаны кире кайтара алачак
Мондый карар илнең төрле төбәкләрендә берничә массакүләм чараны гамәлдән чыгару һәм яңа коронавирус инфекциясен (2019-nCov) таратуны булдырмау максатыннан кабул ителде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 март, "Татар-информ"). Оешкан төркемнәр составында сәфәрләрен планлаштырган пассажирлар файдаланылмаган тимер юл билетлары өчен акчаны минималь югалтулар белән кире кайтара алачак. Мондый карар илнең төрле төбәкләрендә берничә массакүләм чараны гамәлдән чыгару һәм яңа коронавирус инфекциясен (2019-nCov) таратуны булдырмау максатыннан кабул ителде. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
18 нче марттан 31 нче мартка кадәр поездларда оештырылган төркемнәр составында йөрүдән баш тарткан пассажирларга билетның тулы бәясен һәм урыннарны резервлау өчен алынган акчаларын кайтарачаклар. Поездларны 1 нче апрельдән 1 нче майга кадәр җибәргәндә, файдаланылмаган төркем йөрү документлары өчен акчаларны кире кайтару гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә башкарылачак.
Барлык очракта да РФ Федераль антимонополь хезмәте билгеләгән 219 сум 60 тиен күләмендә җыем тотып калыначак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз