news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр коронавирусның төрле өслекләрдә саклану дәвамлылыгын ачыклаган

Һавада вирус өч сәгать чамасы яши.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Яңа коронавирус күп кенә әйберләрнең өслегендә 72 сәгатькә якын саклана. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөек Британия галимнәренең The New England Journal of Medicine журналында дөнья күргән хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Белгечләр пандемия китереп чыгарган SARS-CoV-2 вирусы һәм аңа кадәрге SARS-CoV-1 вирусының ничек таралуын төрле шартларда чагыштырган. Ике вирус та бертөрле диярлек тәэсир итә, алар, мисал өчен, катыргы һәм бакырга караганда тутыкмый торган корыч һәм пластикта озаграк саклана.

Галимнәр ачыклаганча, һавада вирус өч сәгатькә якын яши. Димәк, инфекция һава аша да йогарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot