news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә сайлаулар көнендә җитди тәртип бозулар теркәлмәгән

РФ Эчке эшләр министрлыгы белдергәнчә, сайлаулар көнендә участокларда барлыгы 275 мең полицейский кизү торды.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). РФ Эчке эшләр министрлыгы 18 мартта Россия Президенты өчен тавыш биргәндә участокларда сайлаулар барышына йогынты ясарлык җитди тәртип һәм закон бозу очраклары теркәлмәвен белдерде, дип аза “Российская газета”.

Сайлаулар көнендә участокларда барлыгы 275 мең полицейский кизү торды. Росгвардия хезмәткәрләре белән исәпләгәндә, якшәмбе көнне 365 мең хокук саклаучы эшләде. Моннан тыш, шәхси сак оешмаларыннан 21 меңләп хезмәткәр җәлеп ителде. Алар бюллетеньнәрне санаганда, сайлау участокларының документларын югарырак комиссияләргә илткәндә дә кизү тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot