Интернат-йортта өлкәннәр өчен тернәкләндерү бүлмәсе ачылган

Химаячы биргән 300 мең сумга медицина җиһазлары урнаштырылган

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Буа районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта тернәкләндерү бүлмәсе ачылган. Анда “ТАИФ” ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Рөстәм Султиев бүләк иткән 300 мең сумга якын медицина җиһазлары урнаштырылган.

Хәзер әби-бабайлар биредә сәламәтлекләрен ныгыталар, дип хәбәр итә “Байрак” басмасы.