news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Данис Шакиров: Туган телләр елы читтә яшәүче татарлар өчен бик мөһим

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Данис Шакиров: Туган телләр елы читтә яшәүче татарлар өчен бик мөһим
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү читтә яшәүче татарлар өчен мөһим.

«2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү безнең республика өчен генә түгел, Татарстаннан читтә яшәүче халкыбыз өчен дә бик мөһим. Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Читтә яшәүче татарларның карашы Татарстанга, Казанга юнәлгән, чөнки ул — рухи ватан», — диде ул.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә Данис Шакиров татар халкының өчтән бер өлеше генә Татарстанда яшәвен искәртте. «2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү татар факторының ни дәрәҗәдә киңәюен һәм җәелүен күрсәтә», — ди ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot