news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Юрий Переведенцев бу атнада Татарстанда апрель ае һава торышын вәгъдә итте

Көндез 0... +3 градуска кадәр аномаль җылы һава торышы көтелә.

Юрий Переведенцев бу атнада Татарстанда апрель ае һава торышын вәгъдә итте
архив/Султан Исхаков

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Татарстанда тирән атлантик циклон билгели торган җылы апрель һава торышы көтелә. Шул турыда КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әгәр бу вакыт өчен тәүлеклек уртача температура минус 9-10 градус булса, бу атнада ул уртача плюс 2 градус булачак. Бу нормадан 10-12 градуска югары. Бик җылы була. Мондый һава торышы апрель башына хас», - диде Переведенцев.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген, 19 февральдә, 0... +3 градуска кадәр аномаль җылы һава торышы көтелә. Шулай ук юеш кар һәм яңгыр, төнлә көчле җил, урыны белән буран һәм бозлавык фаразлана, җил көчәйгәндә 16 метрга кадәр җитәчәк.

20 февральдә төнлә бераз кар явачак, һава температурасы -3...+2, тәүлекнең көндезге вакытында -1...+4 градус була.

21 февральдә явым - төшемсез һава торышы көтелә. Температура төнлә -4...+1, көндез -2...+3 градус күзәтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100