news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиздән Кытай гражданнарына Россиягә керү буенча чикләүләр гамәлдән чыгарга мөмкин

2019 елда Татарстанга Кытай Халык Республикасыннан 16,8 мең турист килгән.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бер елда Кытайдан Татарстанга туристлар 2 мең кешегә артып, 16,8 меңгә җиткән. Әмма коронавирус аркасында хәзер Кытай Халык Республикасы гражданнары өчен Россиягә, шул исәптән Татарстанга керү тыелган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясеннән соң ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта барлык Кытай гражданнарының керүе туктатылган, ә алга таба ни булыр — без белмибез. Бәлки, тиздән бу чикләү бетерелер. Вакытлар узу белән вазгыять ачыкланачак», — дип аңлатты ул.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2018 елда Татарстанга Кытайдан 14,6 мең турист килгән. 2019 елда аларның саны 16,8 меңгә кадәр арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100