news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле бозлавык турында кисәтә

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, төбәккә антициклон йогынты ясый башлаячак.

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле бозлавык турында кисәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан буенча, шул исәптән Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, кайбер урыннарда республика юлларында көчле бозлавык барлыкка килә, дип җиткерә синоптиклар.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе көнне Татарстанда «көньяк-көнбатыштан килә торган антициклон йогынтысы» тарала башлаячак. Шул ук вакытта һава температурасы аномаль югары булып кала.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Татарстанда бу атнада апрель ае һава торышын вәгъдә иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100