news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Калининградка барып җиткән

Республика юбилее уңаеннан чаралар Калининград өлкәсе тарих-сәнгать музеенда узачак.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Калининградка барып җиткән

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы бүген Калининградка барып җитте. Флагка Калининград өлкәсе эмблемасын беркеткәннән соң бәйрәм концерты булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлегендә хәбәр иттеләр.

«Флагны хөрмәтләү Калининград өлкә тарих-сәнгать музеенда узачак, шуннан соң анда бәйрәм концерты булачак», — дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.

Концертта халыкара җыр конкурслары лауреатлары Рөстәм Насыйбуллин һәм Сөмбел Билалова катнашачак.

Чараның мәртәбәле кунагы ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев булачак.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Россиянең барлык федераль округларында да булырга тиеш. Ул 30 гыйнварда Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә старт алды. Флагка Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең эмблемалары беркетелгән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100