news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошиннан күп балалы гаиләләр кишәрлекләре өчен инфраструктура турында сорадылар

Инженерлык инфраструктурасын үстерү дәүләт программаларында массакүләм төзелеш барган территорияләргә өстенлек биреләчәк.

Песошиннан күп балалы гаиләләр кишәрлекләре өчен инфраструктура турында сорадылар
Владимир Васильев

(Лаеш, 19 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның Лаеш районы хакимиятләреннән ТР Премьер-министры Алексей Песошинны Казаннан күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән кишәрлекләрдә инженерлык инфраструктурасы мәсьәләсен хәл итүне сорадылар. Бу тәкъдим район Советы утырышында яңгырады.

«Казанның күп балалы гаиләләренә бүлеп бирелгән территориядә юл челтәрен һәм керү юлларын нинди акчалар хисабына яхшыртырга икәнлеге билгесез. Бу якынча 65 км юл. Сораулар безгә килә. Төзелешне, инфраструктураны планлаштыруда ярдәм итүегезне үтенәм», — дип мөрәҗәгать итте республика Хөкүмәте башлыгына Сокура авыл җирлеге җитәкчесе Анатолий Новиков.

Бүген шәһәр яны җирлекләре социаль учреждениеләр белән тәэмин ителүдә кыенлыклар кичерә. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын бергәләп хәл итәргә кирәк, диде ТР Премьер-министры.

«Әлбәттә, инженерлык инфраструктурасын үстерү буенча программалар әзерләнәчәк. Федераль һәм республика программалары кысаларында балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзеләчәк. Су, канализация буенча барлык мәсьәләләрне без хәл итәргә тиеш. Өстенлек массакүләм төзелеш алып барыла торган территорияләргә биреләчәк», — дип аңлатты Песошин.

Узган ел Лаеш районында 115 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу планның 115 процентын тәшкил итә. Район бер кешегә 2,59 кв.метр күрсәткече белән торак тапшыру темплары буенча республикада алдынгы урыннарны били. Быел, гадәттәгечә, 100 мең кв.метр торак тапшыру урынына план 130 мең кв.метрга кадәр арттырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100