news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Зорге урамындагы иң озын юлларның берсе ремонтланачак

Даурия урамыннан алып Фучик урамына кадәрге өч километр юл ремонтланачак.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Казанның Рихард Зорге урамы «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча ремонтланачак. Бу турыда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Даурия урамыннан алып Фучик урамына кадәрге өч чакрым юл ремонтланачак. Бу участокта иске асфальтны алып, яңасын җәячәкләр. Тротуарлар да тәртипкә китереләчәк.

Зорге урамы «Җиңү урамнары» проектына кергән. Ул Бөек Ватан сугышы белән бәйле исемле урамнарны Җиңүнең 75 еллыгына ремонтлап бетерү максатыннан гамәлгә ашырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100