news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининград өлкәсе ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте

ТАССРның 100 еллыгы флагы барлык федераль округларда да йөреп чыгачак.

Калининград өлкәсе ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте
tatar-congress.org

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы тантаналы төстә Калининград өлкәсендә узды. Архангельск, Волгоград, Калининград, Псков, Муром, Түбән Новгород, Ленинград өлкәләре, Карелия, Коми республикалары, Ненец автономия округы, Санкт-Петербург шәһәре вәкилләре үз төбәкләренең символик билгесен әләмгә беркетте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Исегезгә төшерәбез, ТАССРның 100 еллыгы флагы барлык федераль округларда да йөреп чыгачак.

Залдагыларны сәламләп, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген биредә мөһим очрашулар, тарихи вакыйгалар узуын әйтте. 19 февраль — патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең һәлак булган көне. Моннан 75 ел элек хәрби бурычын үтәгәндә ул яу кырында ятып кала. Багратионовск шәһәрендә җирләнгән. .Аны хөрмәтләп, бүген каберенә чәчәкләр салдылар, дога кылдылар.

«Без-татарлар Россиядә сан ягыннан икенче урындагы милләт. Бөек Ватан сугышы чорында да әтиләребез, бабаларыбыз алгы планда булган. Сынатмаган. Бүген дә милләтебезнең горурлыгы булыйк. Гаиләбездә, балалар, оныклар белән татарча сөйләшик», — диде Васил Шәйхразиев.

Ул халык санын алу чарасында да сынатмаска чакырды.

ТАССРның 100 еллыгы флагын тапшыру тантанасы татар эстрадасы артистлары концерты белән тәмамланды. Милләттәшләребез каршында Сөмбел Билалова, Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100