news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Ивашкино мәктәбендә яшелчә үсентеләрен сату өчен үстерәләр

Мәктәп үзеннән арткан үсентеләрне сатып бюджеттан тыш акча эшли, былтыр да 16 мең сум керем алган.

Чирмешән районының Ивашкино мәктәбендә яшелчә үсентеләрен сату өчен үстерәләр
Наталья Яманова

(Чирмешән, 19 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамиров). Чирмешәндә ел саен үсентеләр һәм яшелчә уңышы сатып та акча эшлиләр. Ивашкино урта мәктәбенең тәрәзә төпләрендә үсентеләр утырткан тартмалар көннән-көн арта. Бу эштә аларның тәҗрибәләре зур, елдан-ел остаралар.

-Без үсентеләр утырту өчен туфракны көздән үк әзерлибез, тартмаларга тутырып куябыз, — ди биология укытучысы, тәҗрибә участогы мөдире Наталья Яманова. -Татлы борыч орлыкларын 25 гыйнварда ук чәчтек. Инде аларны күчереп утырту эшенә керештек. Быел борычларны үткән елдагыдан азрак үстерергә булдык, 400-500 төп утыртырга уйлыйбыз. Былтыр борыч үсентесенәихтыяҗ азрак булды, шулай да уңышын сатып та акча эшләдек.

Февраль башында туфракка күмдерелгән помидор орлыклары да тәрәзә төпләрендә яшәреп утыра. Быел бу үсентене былтыргыдан күбрәк яки 2000 төп үстерергә планлаштыралар. 2019 елда 1800 төп булган. Әлеге үсентеләр март ахыры — апрель башларында җылы теплицада тамыр җибәрәчәк.

Ивашкинолылар чәчәк үсентеләре хәстәрләү эшенә дә керешкән, 200әр төп петуния, ала миләүшә (анютины глазки), бәрхет гөле (бархатцы) махсус тартмаларда баш төрткәннәр дә.

Мәктәп үзеннән арткан үсентеләрне сатып бюджеттан тыш акча эшли, былтыр да 16 мең сум керем алган. Җәен бу акчаларга мәктәптән ашханәгә бара торган юлны бетонлаганнар. Үсентеләрне авыл халкы гына түгел, районның башка авылларыннан да килеп алалар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100