news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» яшьләр форумына гаризалар кабул ителә

Җиңүчеләргә 300 мең сумга кадәр грант ярдәме бирелә.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» Х Республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү башланды. Бу турыда Казан мэриясенә сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иң яхшы проектларның авторлары аларны гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр грант ярдәме алачак.

Форумда 14-30 яшьтәгеләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр катнаша ала.

Форум яшьләргә үзләре һәм үз проектлары турында бөтен республикага белдерү һәм ТР Хөкүмәтеннән һәм потенциаль инвесторлардан ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

Гаризалар түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителә: «Архитектура территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Игелек территориясе», «Инновацияләр территориясе», «Кече ватан территориясе», «Гражданлык җәмгыяте территориясе», «Эшмәкәрлек территориясе», «Спорт территориясе», «Ситуация үзәкләре элементлары территориясе» һәм «Куркынычсызлык территориясе».

Гаризаны 1 мартка кадәр тапшырырга мөмкин. Форумның финалы май аенда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100