news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америкада вафат булган Гүзәл Гобәйдуллинаны бүген җирлиләр

«Хуш, Гүзәл!» дигән төркемдә җирләү чыгымнары өчен акчалата ярдәм җыелган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Американың Сиэтл шәһәрендә вафат булган Гүзәл Гобәйдуллинаны бүген җирлиләр. Соңгы юлга озату Редмонд шәһәрендәге мәчеттән оештырыла. Бу хакта «Фейсбук» социаль челтәрендә Гүзәл белән бәхилләшүгә багышлап төзелгән төркемдә мәрхүмәнең туганы Асия Капланян хәбәр итә.

«Хуш, Гүзәл!» дигән исем белән Маша Макаренкова оештырган төркемдә җирләү чыгымнары өчен акчалата ярдәм җыелган. 1 936 092 сум акча кирәк иде, 2 717 133 сум акча җыелды, дип хәбәр ителә төркемдә. 635 кеше акча күчергән.

«Гүзәл гаиләсе җирләүгә акча күчергән һәммә кешегә рәхмәтле. Җеназа 19 февральдә Вашингтон штатында Рэдмонд шәһәрендә (Сиэтл шәһәр яны) узачак. Әгәр җирләнгәннән соң акча калса, әнисе һәм сеңлесе аларны Чабаксарда депрессияләр белән көрәш буенча махсуслашкан клиникага күчерергә уйлый. Кайгыбызга битараф булмаган өчен рәхмәт!» — дип язган Маша Макаренкова.

Гүзәл Гобәйдуллина Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Ул «Росгосстрах» матбугат хезмәтендә, «Время новостей», «Бизнес» газеталарында эшләгән, «Ведомости» газетасының финанс күзәтүчесе, Forbes журналының рус телле версиясендә штаттан тыш хәбәрче булып эшләгән. 2010 елда Россиядә финанс базары турында Finparty.ru онлайн-медиа ачкан. Finbuzz.com проектына нигез салган.

АКШта яшәүче милләттәшебез Ленар Мөхәммәдиев соцчелтәрдә аның турында «Сиэтлда татар хәрәкәте активисты, беренче Сабан туе оештыру хыялы белән йөри иде» дип язган. Ул, шулай ук, Гүзәл Гобәйдуллинаның сеңлесе Асия Капланян язган сүзләрне дә китерә.

«Яраткан Гүзәлебез юк, миңа сүзләр табуы да кыен. Гүзәл бик җайлы кеше, очлы почмакларны төзәтеп җибәрә, кешеләрне рухландыра белә иде. Тормышы матур, бай, ә күңеле бик сизгер, уалучан иде, шуңа күрә уңышсызлыкларга бик борчылды. Соңгы берничә айда Гүзәл депрессиягә каршы көрәште, ләкин чир көчлерәк булып чыкты», — дип язганын әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100