news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 апрельдән социаль пенсия индексацияләнәчәк

3 млн кешегә социаль пенсияне индексацияләү 2019 ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып башкарыла.

(Казан, 19 февраль , «Татар-информ»). Социаль пенсияләрне 1 апрельдән 6,1 процентка индексациялиләр. Бу хакта чәршәмбе көнне Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендәге хәбәргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Министр Антон Котяков сүзләренчә, социаль пенсия алучы 3 миллионнан артык кеше 1 апрельдән арттырылган пенсия алачак.

Россиядә иң аз санлы пенсионерлар төркеме - социаль пенсия алучылар. Бу иминият пенсиясен алу өчен кирәкле хезмәт стажын җыя алмаган кешеләр. Мондый пенсияләрне индексацияләү 2019 елда Россиядә пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, социаль пенсияләр 6,1 процентка индексацияләнә.

Социаль пенсиянең тиешле күләменнән чыгып, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләрнең, хәрби хезмәткәрләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның пенсиясен, «Камалышта калган Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнарның, техноген яки радиация катастрофалары аркасында зыян күргән гражданнарның һәм башкаларның пенсиясен арттыру күздә тотыла.

«Индексация 4 млн пенсионерга пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, аларның 3,2 миллионы - социаль пенсия алучылар», - дип аңлатты Котяков.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, индексациягә чыгымнар аена 2,41 млрд сум яки агымдагы ел азагына кадәр 21,7 млрд сум тәшкил итәчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100