Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә Май чабу бәйрәмендә иң арзанлы коймаклар әзерләүче төбәкләр аталды
Татарстан, Рязань һәм Оренбург өлкәләре бәйрәм өстәлен иң арзанлы коймаклар белән бизәүчеләр булып табылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россиядә Май чабу бәйрәмендә иң арзанлы коймаклар әзерләүче төбәкләре аталды. Бу хакта "Российская газета” басмасы хәбәр итә.
Татарстан, Рязань һәм Оренбург өлкәләре бәйрәм өстәлен иң арзанлы коймаклар белән бизәүчеләр булып табылган. Бәйрәм табынын бәяләр өчен агропортал экспертлары 30 коймаклык продуктлар: 1 литр сөт, ике күкәй, 400 грамм бодай оны, 40 миллилитр көнбагыш мае, ике аш кашыгы шикәр комы һәм тәменчә тоз бәясен исәпләп чыгарган.
Әлеге иң арзан җыема Татарстанда 68 сум 23 тиенгә чыккан. Узган ел республика шундый рейтингта дүртенче урынны яулаган булган һәм 12 ай эчендә коймаклар, бәяләр кыйммәтләнү сәбәпле, 1 сум да 32 тиенгә арткан. Икенче урынга Рязань коймаклары 69 сум 8 тиен белән (узган ел рейтингында бишенче урында) чыккан. Бер ел эчендә бәйрәм коймаклары 1 сум 16 тиенгә күкәйгә һәм көнбагыш маена бәяләр үскәнлектән арткан. Ә калган ингредиентлар киресенчә – арзанайган.
Оренбург өлкәсе узган елдагыча өченче урынны били. Ел дәвамында коймак бәясе 3 сум 2 тиенгә үсеп, быел 69 сум 99 тиенгә чыккан. Биредә коймак ингредиентында иң кыйммәте сөт булган. Соңгы елларда лидер булган Мордовия дүртенче урында – аларның бәйрәм символы 4 сум 52 тиенгә артып, 70 сум 1тиен булган. Шулай ук төбәктә бераз сөт кыйммәтләнү бәяне арттырган. Бишлекне иң арзан коймак әзерләү буенча быел Алтай крае төгәлли – анда коймаклар 70 сум 18 тиен тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз