news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2017 елда Казанда төзелеш эшләренә, шул исәптән шәхси төзелешкә бер рөхсәт тә бирелмәгән

Бу шәһәрнең тарихи чикләрен билгеләү турындагы документ вакытында кабул ителмәү белән бәйле.

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан буенча рәсми теркәлгән тарихи чикләр булмагач, башкала территориясендә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре махсус рөхсәт белән генә башкарыла. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә төзелеш эшләре туктавына канәгатьсезлеген белдергән. Бу проблема “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “Адымнар” тапшыруында кузгатылды.

Шәһәр хакимияте Татарстан Мәдәният министрлыгына ризасызлыгын белдерә. Моның асылы шунда: Татарстан Министрлары Кабинеты карары нигезендә, Казан төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлек санала. Әлеге карарга нигезләнеп, Татарстанның Мәдәният министрлыгына 2016 елның 1 нче декабренә кадәр тарихи җирлекнең чикләрен билгеләү йөкләнгән булган. Әмма әлегә кадәр мондый поднорматив акт әзерләнмәгән. Моңа бәйле рәвештә, барлык объект фасадлары буенча проектлар, тиешле бәяләмә алу өчен, Мәдәният министрлыгына юллана. Шәһәрдә төзелеш өчен рөхсәт бирү идарәсе башлыгы Наил Галиев билгеләп узганча, “Мәдәни мирас объектлары турында” Федераль законга 2017 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кертелгән үзгәрешләр тарихи җирлекләрдә капиталь объектлар төзелешен Мәдәният министрлыгы белән килештерүне таләп итә. Шуңа күрә, Казан “чиксез” булганлыктан, барлык биналар, шул исәптән шәхси төзелеш объектлары да, тиешле йомгак кәгазе алу өчен Мәдәният министрлыгына юллана. Наил Галиев әйтүенчә, министрлыктан бәяләмә алмый торып, рөхсәт бирелә алмау гражданнарда ризасызлык уята. Быел Казанда төзелешкә бер рөхсәт тә бирелмәгән.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: төзелешкә рөхсәт бирү турында гаризаны карау срогы 7 көннән 1 айга кадәр арттырылган. Мәдәният министрлыгына карар кабул итү өчен 25 көн бирелә, аннан ул тагын 7 көн шәһәр идарәсе карамагында .

“Бу документ кирәк иде, тарихи үзәкне саклау да кирәк. Ике дистә ел эчендә болай да кирәкмәгәнне күп майтарып аттык. Күп нәрсә кире кайтаргысыз итеп юкка чыгарылды. Әмма мин поднорматив актсыз карарны кабул итү ник кирәк булганын аңламыйм. Без бит төзелешне туктаттык! Без хәзер шәһәрнең тарихи өлеше буенча гына түгел, гомумән, рөхсәт бирә алмыйбыз. Бу документ кирәк һәм мөһим, ул безнең шәһәребезнең тарихи мирасын саклый, әмма чикләр билгеләнми торып, Дәрвишләр бистәсеме, Салават күпереме ул, бер объетка да рөхсәт биреп булмый. Чикләр билгеләнмәгәч, төзелеш алга бармый бит”, - дип канәгатьсезлек белдерә шәһәр мэры Илсур Метшин.

Аның сүзләренә караганда, әгәр Мәдәният министрлыгында белгечләр җитми икән, Казан белгечләре актны эшләүгә кушылырга әзер. Илсур Метшин документ кабул итү процессын тизләтергә кирәклегенә басым ясады.

“Янәсе безнең Самосырово бистәсе янында урнашкан участоклар тарихи җирлекләр чигенә керә. Йорт төзелеше белән шөгыльләнүче физик затлардан бинаның тышкы кыяфәте билгеле бер стандартларга җавап бирергә тиеш дип таләп итү мәгънәсез”, - дип саный идарәче ширкәтләрнең берсенең директоры Александр Блохин. Борисоглебск бистәсендә йорт төзергә теләүче гади бер гражданин йорт төзү эшләренә рөхсәт документлары алу өчен тагын 1 ай вакытын югалтырга мәҗбүр булуына шикаятен белдерде.

Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова исә бу проблеманы инкарь итә. Аның әйтүенчә, гади кешеләрнең “кабул ителмәгән документ төзелешне туктатты” дигән фикере хакыйкатькә туры килми. “Документ кабул ителмәүдән бер төзүче дә зыян күрмәде. Бу төзелешкә берничек комачауламый”, - дип әйтә ул. Гыйнвар башыннан министрлыкка төзелеш проектларын раслауны сорап, 125 мөрәҗәгать килгән. Аның 112 се каралган.

Чикләрне билгеләү турында документ 2017 ел феврале азагында гамәлгә керергә тиеш дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot