Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ТРда тимер юлда теракт әзерләүчеләргә хөкем чыгарылды
Барысына да реаль сроклар билгеләнгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова, Надежда Гордеева). Бүген ТР Югары судында Татарстан территориясендә террорлык акты әзерләүдә һәм экстремистик бергәлектә катнашуда гаепләнгән 39 яшьлек Рәүф Ситдыйков, 41яшьлек Ильсур Хафизов, 30 яшьлек Марс Тимергалиев, 35 яшьлек Айрат Насыйров һәм 45 яшьлек Радик Вәлиевкә карата хөкем чыгарылды.
Шулай ук алар законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр һәм җайланмалар әзерләүдә, законсыз рәвештә сатып алуда, тапшыруда, саклауда, аларны үзләре белән йөртүдә гаепләнә.
Җинаять эшен 3 профессиональ судья карады. Судта хөкем ителүчеләр үзара таныш булган һәм экстреместик оешмалар вәкилләре килә торган мәчеткә йөрүе турында сүз булды.
Бу төркем әгъзалары ТР территориясендә террорчылык акты кылу турында карар кабул иткән. 2011 елның языннан алып Йосыпов шартлаткыч корылмалар эшләгән, аларны ТР Биектау районы Мәмдәл бистәсендә әтисе йортында саклаган.
Начар ният белән янучылар планы буенча, Йосыпов “Биектау” станциясе янында тимер юл полотносы астына шартлаткыч корылма куярга һәм тимер юлдан пассажир яки йөк поезды күренүгә аны шартлатырга тиеш була.
Әмма 2012 елның 10 гыйнварында Йосыпов яшәгән Мәмдәл бистәсендә, саксызлык нәтиҗәсендә, бу җайланма шартлаган. Аннары ул һәлакәт урыныннан качкан. Соңыннан Йосыповның кайда булуы ачыкланды, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә кораллы каршылык күрсәткәндә, ул үтерелде. Аның дусларын тоткарладылар.
Хөкем ителүчеләр берсе дә кылган җинатьләр буенча үз гаепләрен танымады. Аларны сак астына алу чарасы сайланды. Бүген хөкем турында белдерү алдыннан, алар үзләрен тынгысыз тотты, судьяларга һәм әйләнә-тирәдәгеләр тавыш күтәрделәр.
Мондый каршылыкка карамастан, хөкем турында белдерелде. Судьялар җәза билгеләгәндә, хөкем ителүчеләрнең берсенең элек хөкем ителмәвен исәпкә алды.
Шулай итеп, суд Ситдыйковны 9 елга ирегеннән мәхрүм итте, Хафизовны – 8 елга, Тимергалиевны – 6 елга, Насыйровны – 5 ел да 9 айга, Вәлиевне – 6 ел да 3 айга. Барысы да 1 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, катгый режимлы төзәтү колониясенә утыртырга хөкем ителде. Ситдыйковның төркем иҗтыяҗларына дип алынган автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз