news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба урманчылыгы башлыгы урман музеенда Минтимер Шәймиев бүләге турында сөйләде

«Сөембикә» манарасы төшерелгән келәм Урман музеенда саклана.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 20 гыйнварда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тула. Юбилей алдыннан Саба урманчылыгы җитәкче-урманчы Васил Гыйззәтуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән беренче Президентның Саба урман хуҗалыгының 70 еллыгына килүе һәм кыйммәтле бүләк бирүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

«2001 елның 10 сентябрендә Саба районының Лесхоз бистәсе тарихында истәлекле көн. Бу көнне бистә халкы Саба урман хуҗалыгының 70 еллыгын бәйрәм итте. Тантаналы чарага Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев килде. Ул шул ук елның 17 февралендә җирләнгән танылган урманчы Нургали Миңнеханов каберенә чәчәкләр салды», — дип сөйләде Саба урманчылыгы җитәкче.

«Мөхтәрәм кунак безнең хезмәт коллективының тантаналы җыелышында катнашты һәм «Сөембикә» манарасы төшерелгән келәм бүләк итте. Ул Урман музеенда саклана», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100