news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Газиев Шәймиевнең Татарстан экологиясен саклауга керткән өлеше турында сөйләде

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оешуга быел 30 ел тула.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Җир Хартиясе принципларын һәм каты көнкүреш калдыкларын полигонлы күмү концепциясен гамәлгә ашыру, чишмәләрне торгызу һәм аеруча саклана торган табигый территорияләрне булдыру — бу Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстан экологиясен саклау эшенә керткән өлеше, дип аңлатты Наил Газиев.

«Мин 1991 елдан 2007 елга кадәр Шәймиев командасында эшләдем. Татарстанда табигатьне саклау хезмәте 1989 елда оештырыла. Шәймиев инициативасы белән ведомство ТР Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать ресурслары министрлыгына үзгәртелде, 2022 ел ахырында аңа 30 ел була», — диде ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы иҗтимагый советы рәисе урынбасары Наил Газиев.

Спикер мәгълүматлары буенча, Татарстанның беренче Президенты Җир Хартиясе принципларын дөньякүләм гамәлгә ашыру инициативасы белән чыкты. 2000 елда ТР Дәүләт Советының Татарстанда Җир Хартиясен гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде. Бу карар бүген дә гамәлдә. 1995 елда ил субъектлары арасында беренче тапкыр Татарстанда ун елга бер тапкыр басыла торган беренче Кызыл китап нәшер ителде.

«90нчы еллар азагында 2000 ел башында Минтимер Шәймиев йөкләмәсе буенча республикада беренче тапкыр Россия күләмендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды» — дип сөйләде Газиев.

«Ике елда төбәктә каты көнкүреш һәм коммуналь калдыкларны полигонга күмү концепциясе гамәлгә ашырылды. Барлык шәһәр һәм районнарда экологик фонд чаралары хисабына каты көнкүреш калдыкларын күмү өчен полигоннар төзелде. Татарстанда, илдә беренчеләрдән булып, калдыкларны полигонга күмү концепциясен булдырылды», — диде ул.

Минтимер Шәймиев йөкләмәсе буенча, Татарстанда, илдәге субъектлар арасында беренчеләрдән булып, 2015 елга кадәр исәпләнгән экологик иминлекне тәэмин итү концепциясе эшләнде. Бу киң чаралар комплексы, ул зур предприятиеләр — табигатьтән файдаланучылар эшчәнлегенең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләрен үз эченә алды.

«Моннан соң предприятиеләр табигатьне саклау чараларына зур финанс ресурсларын кертү практикасын башлады», — дип аңлатты Газиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100