news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев хәләл җефете белән танышуы һәм эте турында сөйләде

«Күргәзмәгә килгәнмен икән, шуңа сөйлим. Киләсе 85 яшьлегем кайчан була әле, көтәргә озак», — дип шаяртты Татарстанның беренче Президенты.

Минтимер Шәймиев хәләл җефете белән танышуы һәм эте турында сөйләде
Рамил Гали

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә бүген «Мизгел. Еллар. Чор» фотокүргәзмәсе ачылды. Ул Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 85 яшьлек юбилеена багышланган. Республиканың беренче Президенты экспозиция белән танышты.

Минтимер Шәймиев өчен экскурсияне Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үткәрде. Ул бу күргәзмә өчен әле бик аз күрсәтелгән уникаль фотоларны җыярга тырышулары турында әйтте.

Казан Кремле вәкиле башта Дәүләт Киңәшчесен үзе иң яхшыларыннан берсе дип санаган фото янына алып килде. «Бәхет яшьләре» дип аталган сурәттә яңа торакка күченгән кешеләр сурәтләнгән. Алар Минтимер Шәймиевкә 1998 елда тузган торакны бетерү программасы өчен рәхмәт әйтә.

«Без тузган торактан күчерү кирәк булган кешеләрне исәпкә алгач, зур китап барлыкка килде. Мин үзем дә гаҗәпләндем. Хисапка куелган кешеләрнең барысы да торак алды. Мин моны үзем генә эшләдем димим, бөтен кеше эшләде. Бөтен республика эшләде моны. Идеясе нинди иде бит!» — ди Татарстанның беренче Президенты. Ул күченгән кешеләрнең фамилияләре һәм яңа йортларның адреслары язылган китапны алып килеп, биредәге кешеләргә күрсәтергә сорады.

Аның сүзләренчә, 1996-2004 елларда 2 905 000 кв. метр торак төзелгән, бу 52 835 фатир. Торак биналар 48 576 гаиләгә бушка бирелгән.

«Бу китапта тузган торактан күчерү программасы буенча фатир алган кешеләрнең барысы да бар. Ышанырга да кыен хәтта. Бу — горурлык. Бу китап — безнең тарих», — диде Шәймиев.

«Күргәзмәгә килгәнмен икән, шуңа сөйлим. Киләсе 85 яшьлегем кайчан була әле, көтәргә озак», — дип шаяртты Татарстанның беренче Президенты.

Истәлекләр белән уртаклашуын дәвам итеп, ул Сәкинә ханым белән 55 ел бергә яшәвен әйтте. Минтимер Шәймиев бишенче курста укыганда диплом эше язу өчен районга кайткан. Ул Сәкинә ханым белән шунда танышкан.

«Ул техникум бетергән һәм безнең район үзәгендә эшли иде. Иң элек аны минем әтием күреп алды. Ул колхоз рәисе иде. Ул вакытта колхоз рәисе белән бригадирлар иртүк барлык ишегалларын йөреп чыккан. Әти аның гаиләсенең ничек эшләгәнен күргән. Тәҗрибәле кеше буларак күзәткән. Бер кичтә ул миннән „очраша торган кызың бармы“ дип сорады. „Юк икән, беләсеңме, улым, колхозга эшләргә ике кыз килде. Алар шундый уңган, хезмәт сөючән, сөйкемле“, — диде. Ул безне, малайларны, бу эш белән ашыктырды. Хәтта минем олы абыем Мәскәү өлкәсендә хезмәт иткәндә дә, ул аңа буйдак булып озак йөрергә ирек бирмәде. Берничә тапкыр кинога барып киләсең, ә ул инде ашыктыра», — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Күргәзмәдә шул исәптән Татарстанның беренче Президентының гаилә архивыннан фотосурәтләр тәкъдим ителгән. Минтимер Шәймиев аклы-каралы сурәткә игътибар итте. Анда ул хатыны Сәкинә ханым белән бергә төшкән. «Бу күлмәкне Айрат улым туган хөрмәткә бүләк иттем. Мине 14нче комсомол съезды делегаты итеп сайладылар. Шуннан соң безне универмагка алып киттеләр. Мин зәңгәр күлмәкне күрдем. Һәм съезд мартта улым туган көн белән туры килде. Иң мөһиме, аңа ошады», — диде ул.

Күргәзмәдә республика төзелгән елларда төшерелгән уникаль фотолардан тыш, Минтимер Шәймиевның эштән тыш шөгыльләрен дә күрергә була. Соңгылары аерым залда урнаштырылган һәм төп геройның «Мин гомер буе эшләдем» дигән цитатасы белән стенд куелган.

«Эт ала алмадым, чөнки аны кемдер каравын хыянәт дип санадым. Әмма хыял калды, эштән китәргә бер ел кала эт алдым. Аңа Маэмай дип кушамат бирдем», — дип сөйләде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе этен бик яратуы һәм буш вакытта аның белән һавада йөрүе турында әйтте. «Әгәр хайван сине ярата икән, аңа да шундый ук хөрмәт күрсәтергә кирәк», — ди ул.

«Безнең авылда һәрвакыт этләр бар иде, терлек тә тоттык. Эштән китәргә карар иткәч, Сәкинәгә эт аласы килүемне әйттем. Ул лайканың көньяк-көнбатыш төре, анда күбрәк бүре каны ага. Ул бик акыллы, балаларны ярата», — диде Шәймиев.

Ул фотоларны караганда, үз тормышыннан күп тарихлар сөйләде. «Әгәр 86нчы яшемдә штатка алсалар, миннән экскурсовод килеп чыгачак. Мин шуңа күрә тырыштым», — диде ул шаярып.

20 гыйнварда Татарстан Дәүләт Киңәшче Минтимер Шәймиев 85 яшьлеген билгеләп үтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100