news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньяда иң өлкән ир-ат 112 яшендә вафат булган

Аның җиде кызы, 14 оныгы һәм 22 оныкчыгы бар.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Планетада иң өлкән ир-ат Испаниядә яшәүче Сатурнино де ла Фуэнте Гарсия үлгән. Аңа 113 яшь туласы булган, дип хәбәр итә Гиннесның рекордлар китабы сайты.

«Планетаның иң өлкән ир-аты үз өендә үлгән. Аңа 112 яшь 341 көн булган», диелә хәбәрдә.

Рекордсмен узган елның сентябрендә, 112 яшь һәм 211 көн булганда, Гиннес китабына эләккән. Сатурнино де ла Фуэнте Гарсия 1909 елда Леонда туган. Ул кыска буе аркасында Испаниядә гражданнар сугышы елларында фронтка алынмый. Шуннан соң ул аяк киеме фабрикасына нигез салган һәм солдатларга аяк киеме җибәрү эшен башлаган.

Аның җиде кызы, 14 оныгы һәм 22 оныкчыгы бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100