Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 февральдән Татарстанда электричкаларда банк карталары белән түләп булмаячак
Барлык шәһәр яны кассаларында һәм автоматларда акчасыз түләү формасы гамәлдә калачак.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдән Татарстанда шәһәр яны поездларында билетларны банк карталары белән алып булмаячак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
«Мондый карар „Содружество“ шәһәр яны пассажир компаниясенә хезмәт күрсәтү полигонында тотрыклы интернет булмау сәбәпле кабул ителде. Барлык банкларның һәм түләү системаларының банк карталары түләүгә кабул ителмәячәк», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Әгәр пассажир юл йөрү өчен акча түләүдән баш тартса, аңа билетсыз йөргәне өчен штраф салыначак. Аны поезддан поезд якындагы станциядщ тцшереп калдырачаклар.
Шул ук вакытта барлык шәһәр яны кассаларында һәм автоматларда акчасыз түләү формасы гамәлдә калачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз