news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шуша шәһәрен төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итәргә тәкъдим иттеләр

Шундый тәкъдим белән Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашуда оешманың генераль секретаре Багдад Әмриев чыгыш ясады.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Төрки советы (Халыкара төрки мәдәнияте оешмасы) Карабахтагы Шуша шәһәрен 2022 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итәргә тәкъдим итте. 

«Шундый тәкъдим белән Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев белән очрашуда оешманың генераль секретаре Багдад Әмриев чыгыш ясады», - дип хәбәр итә РИА Новости.

2009 елның октябрендә төзелгән Төрки советы заманча төрки дәүләтләрен берләштерә торган халыкара оешма булып тора, аның төп максаты - алар арасында төрле яклы хезмәттәшлекне үстерү Аның составына Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия һәм Үзбәкстан керә, Венгрия күзәтүче сыйфатында катнаша.

«Без ел саен төрки дөнья башкаласын игълан итәбез. 2022 елда Шуша шәһәрен шундый башкала дип игълан итәргә, мәдәни характердагы күп санлы чаралар үткәрергә тәкъдим итәбез. Бу Шуша шәһәренең бөтен төрки һәм ислам дөньясы өчен мәдәни әһәмиятен искәртәчәк», - диде Әмриев.

Шуша (исемнең әрмән варианты - Шуши) 8 ноябрьдә Карабахтагы хәрби эскалация барышында Азәрбайҗан армиясе контроленә күчте. Шуннан соң Алиев шәһәрне илнең мәдәни башкаласы дип игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot