news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрү турында игълан итте

«Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның алты районында эшли.

Рөстәм Миңнеханов яңа радионы эшләтеп җибәрү турында игълан итте

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда яңа милли радио сөйли башлады. «Китап» радиостанциясе милли музыка һәм татар әдәбиятын яратучыларга адресланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә әлеге проектка старт бирелүе турында язып чыкты.

«Дуслар, шатлыклы хәбәр бар! Хәзер „Китап“ны уку гына түгел, тыңлап та була», - дип язган Миңнеханов.

«Китап» радиостанциясе — «Татмедиа» АҖнең яңа проекты. Ул Татарстан Президенты инициативасы белән тормышка ашырылды. Бу - музыкаль, мәдәни-агарту радиосы. Монда һәркемгә балачактан таныш булган халык көйләре һәм классик әсәрләр яңгырыячак.

«Китап» радиосы — яңа милли радио. Аны AppStore һәм Google Play аша кибетләргә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100