news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Миллиард татар» сайты Элвин Грейның Казандагы никахы турында: Бер кошның ике канаты

Сайт авторлары әлеге вакыйга татар һәм башкорт халыкларын берләштерә дигән фикер белдерә.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). «Миллиард татар» сайты авторлары Элвин Грейның Казандагы никахын татар һәм башкорт халыкларын берләштерә торган вакыйга дип бәяли. Сайттагы комментарийда «Бер кошның ике канаты» дип язылган.

Шимбә көнне, 16 гыйнварда, җырчы Элвин Грейның (Радик Юльякшин) йөргән кызына тәкъдим ясавы билгеле булды. «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул шул хакта язган иде.

Татар-башкорт җырчысының булачак хатыны — «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан 20 яшьлек Инзилә Фәтхетдинова (ул тумышы белән Удмуртиядән). Радик белән Инзиләнең никахы Казанның Кол Шәриф мәчетендә булды, шуннан соң тантана «Ак Барс-Арена» стадионы территориясендә дәвам итте.

Шунысын да искәртик: җырчы — татар түбәтәе һәм френч, ә Инзилә кунаклар Уфадан алып килгән башкорт күкрәкчәсе кигән иде. Табында татар һәм башкорт сөйләме, ике халык телендә дә җырлар яңгырады.

Татар һәм башкорт халкы арасындагы тыгыз элемтә шоу-бизнес йолдызларының гаилә коруы һәм республика җитәкчеләренең бер-берсенә рәсми сәфәре белән генә чикләнми. Чәкчәк, бавырсак, өчпочмак яки бәлешне Татарстанда да, Башкортстанда да тәмле пешерәләр.

Татарлар һәм башкортлар бер үк җырларны башкара, бәйрәмнәре дә бертөрле, әкиятләре дә охшаш сюжетка корылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100