news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус йоктырган авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә алданрак чыга алачак

Медицина хезмәткәрләренә бәясе 1,5 миллион сумга кадәр булган автомобиль сатып алу өчен ташлама каралган.

Коронавирус йоктырган авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә алданрак чыга алачак
Михаил Захаров

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе йоктырган авырулар белән эшләүче табиблар лаеклы ялга вакытыннан алда чыга алачак. Мондый пациентлар белән эшләү вакытын санаганда бер ай өч айга исәпләнә.

«Шунлыктан табиблар өчен лаеклы ялга чыгу мөмкинлеге яңадан исәпләнәчәк», - дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Кусайкога сылтама белән.

Медицина хезмәткәрләренә шулай ук бәясе 1,5 миллион сумга кадәр тәшкил иткән автомобиль сатып алу өчен ташлама каралган. Түләүләр 375 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Төбәк дәрәҗәсендәге программа буенча табиблар, хезмәткәрнең билгеле бер һөнәри стажы булган очракта, үзләре яшәгән торакны хосусыйлаштыру хокукына ия.

2020 елның ноябрендә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус йоктырган пациентларга ярдәм күрсәтүче табибларга тиешле түләүләрне 2021 елның ахырына кадәр озайту турындагы карарны имзалаган иде. Бүгенге көндә түләүләр 934 мең медицина хезмәткәренә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100