news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда парковкаларның ташламалы эш режимы 30 апрельгә кадәр озайтылды

Татарстан башкаласы хакимияте тарафыннан кабул ителгән чара хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли торган кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан хакимияте муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимын 30 апрельгә кадәр озайтты.

«Узган елның языннан Казанда коронавирус пандемиясе шартларында халыкка хезмәт күрсәтә торган кече һәм урта бизнес предприятиеләренә ярдәм итүнең мондый чарасы эшли башлады», - дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте.

2020 елның 20 апреленнән башлап, муниципаль парковкаларда автомобиль калдырган өчен түләү эш көннәрендә 7дән 18 сәгатькә кадәр алына. Машинаны 15 минуттан артмаган вакытка бушлай калдырырга була. Шулай ук ял көннәрендә түләү алынмый.

Элек парковкада калдырылган автомобиль өчен эш көннәрендә һәм шимбә көннәрендә 7дән 21 сәгатькә кадәр түләргә туры килә иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100