news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ХІХ гасырда төзелгән йортны 69 млн сумга саталар

Бина Габдулла Тукай урамындагы 86нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Казанда ХІХ гасырда төзелгән йортны 69 млн сумга саталар
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Казанда Сабитова йорты буларак билгеле булган ХІХ гасырда төзелгән бинаны 69 млн сумга сатуга чыгарганнар. «Ирекле билгеләнештәге бина, мәйданы 509 квадрат метр. Чистартылган. Фасады Мәдәният министрлыгы таләпләренә туры китереп тулысынча торгызылган», — дип хәбәр ителә игъланнарның бер онлайн-агрегатор сайтында урнаштырылган сату турындагы белдерүдә.

Бина тулысынча эчке бизәкләү эшләренә һәм алга таба эксплуатацияләүгә әзер.

«Объект буенча махсус сак йөкләмәләре бар. Эчке өлешкә килгәндә, анда яңадан үзгәртеп планлаштыру тыела. Ә  бинаны теләсә кайсы проект өчен җайлаштырырга була», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә сатучы компания вәкиле.

Фасадны һәм элмә тактаны булачак арендаторларга яки хуҗаларга Казан хакимияте белән килештерергә туры киләчәк, диде агентлык әңгәмәдәше.

Сабитова йорты 1884 елда архитектор Петр Романов проекты буенча төзелгән. Габдулла Тукай урамындагы 86нчы йорт адресы буенча Иске Татар бистәсендә урнашкан бина мәдәни мирас объекты дип танылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100