news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Гомәров: Гали Чокрыйның иҗаты тулысынча татар телендә

Быел шагыйрь Гали Чокрый тууына 195 ел.

Илһам Гомәров: Гали Чокрыйның иҗаты тулысынча татар телендә
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирасы үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров Гали Чокрый иҗатының тулысынча татар телендә булуын әйтте.

«Гали Чокрыйның иҗаты тулысынча татар телендә. Бүген без башкорт теле дип белгән телдә бер генә җөмләсе дә юк. Аерым бер башкорт белгечләре „татар телендә язган“ дигән сүзне кулланмас өчен әллә нинди „хикмәтле“ аңлатмалар бирәләр: татар телендә түгел, Идел буе төрки телендә язган диләр. Шул ук вакытта „Идел буе төрки теле урта гасырлар яки XIX йөз әдәби татар теленнән кайсы ягы белән аерылып тора соң?“ дигән сорауга беркемнең дә аңлаешлы җавап биргәнен әле очратканыбыз юк», — диде Илһам Гомәров.

XIX гасыр әдибе һәм шагыйре Гали Чокрыйның күпчелек әсәрләре китап булып Казанда басылып чыккан.

«Бер әсәре — „Фасс әл-әхйар“ ягъни „Изгеләрнең йөзек кашы“ исемлесе генә гарәп телендә язылган. Анысы суфичылыкта зикер әйтүгә мөнәсәбәтле дини-фәлсәфи эчтәлекле трактат», — дип сөйләде галим.

Гали Чокрый (1826-1889, чын исеме Мөхәммәтгали Габдессалих улы Киеков) — Башкортстанның хәзерге Тәтешле районы Иске Чокыр авылында мулла гаиләсендә туган, башкорт һәм татар шагыйре, мәгърифәтче. «Дәрри Гәли», «Шәмг әз-зыя», «Мәдхе Казан» әсәрләре авторы. Тәхәллүсе туган авылына нисбәтле алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100