news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык хакында кисәтте

Бүген республикада -7 градуска кадәр суытыр дип көтелә.

Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык хакында кисәтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда һәм урыны белән Татарстанда якындагы 1-3 сәгатьтә, шулай ук көн дәвамында һәм кичен көчле бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» агентлыгы бүген республикада -7, ә иртәгә -12 градуска кадәр суытачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев ачыклык керткәнчә, Казанга Карск диңгезеннән килүче салкыннар бер атна дәвам итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100