news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда беренче тапкыр креатив чаналар фестивале узды

Барлыгы утыздан артык команда катнашты.

Сарманда беренче тапкыр креатив чаналар фестивале узды
sarman-rt.ru

(Сарман, 19 гыйнвар, «Татар-информ», «Сарман»). Сарманда креатив чаналар фестивале узды. Әлеге чара районда беренче тапкыр уздырыла һәм ул зур бәйрәм төсен алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районның оешмалары, авыл җирлекләре командалары — барлыгы утыздан артык команда, төрледән-төрле чаналар ясап, Үзәк ял паркында ясалган таудан шууда ярышалар.

Кызыклы чыгышлар, дәртле җырлар һәм биюләр фестивальне тагын да күңелле итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100